Бию терапиясе нәтиҗә бирә

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

21 майда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова hәм волонтер Шәехтимир Насриев «Бию терапия» программасы буенча шөгыль үткәрде.

 Чараның төп максаты: бию аша социаль хезмәт алучыларның канәгатьләнү ихтыяҗларын  һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү иде.

Шөгыль  барышында катнашучылар буыннарны яздыру  күнегүләреннән соң,  татар халык биюенең кайбер элементларын башкарды,  вальс борылышларын өйрәнде.

Социаль хезмәт алучылар арасында фигуралы вальс бик популярлашты. Барлык күнегүләр дә, гади элементлардан катлаулыракларга күчү ысулы белән өйрәнелә һәм  бу өлкән буын социаль хезмәт алучыларда кызыксыну уята. Чараны оештыручылар музыка астында фигуралы  вальс элементларын дөрес итеп һәм вальсның хәрәкәтләрен парлар белән   башкару техникасын өйрәнде. Рефлексия барышында катнашучылар танцетерапиягә карата  үзләренең хисләре белән уртаклашты, биюнең кәефне күтәрүен, сәламәтлеккә уңай йогынты ясавын һәм бер-береңә хөрмәт артуын билгеләп үттеләр.

Чарада 14 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International