Баулы интернат-йортындагылар Лев Толстой иҗаты белән танышты

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Баулы картлар һәм инвалидлар йортында Лев Толстойга багышланган чара оештырылды.

“Яхшы кеше яхшылыкка өйрәтә” дигән әдәби очрашуны интернат хезмәткәре Р.Вәгыйзова алып барды. Әдәби чарада катнашучылар бөек рус язучысына багышланган презентацияне дә тамаша кылды.  Алар Толстой тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белделәр. Әдипнең тормышчан әсәрләреннән өзекләр дә укылды, интернатта тәрбияләнүчеләр соңыннан язучы геройлары буенча үз фикерләрен дә сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International