Җиңү көне районнарда

2018 елның 11 мае, җомга

Татарстан районнарында Бөек Җиңү көненә багышланган чаралар булып узды.

«Җиңү сүзе безнең хәтердә»  - Спас интернат-йортында шундый исем астында Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

Концертны Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Тюнёв Сергей Иванович ачып җибәрде. Һәр ветеранны ихластан тәбрикләп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Әсгатович Нугаев исеменнән котлау открыткалары һәм продуктлар наборы тапшырды.

Бәйрәм концертын Балалар иҗат йорты педагогы Лисюк Варвара Олеговна җитәкчелегендә кечкенә артист-волонтерлар куйды. Балалар өлкәннәр белән бергәләп сугыш еллары җырларын башкарды, биеделәр, иң мөһиме, бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар. 

Яр Чаллы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү «Кояшкай» үзәге 38 инвалид бала өчен тәрбияче А.Трофимова һәм музыка укытучысы Н.Городилова «Җиңүле май» исемле чара уздырды.

Балалар Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны искә алды, сугыш елы җырларын башкарды, шигырьләр сөйләде, өзекләр күрсәтте.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Җиңү көненә карата чаралар булып узды. Батырларга хөрмәт һәм ихтирам йөзеннән билгесез солдат һәйкәленә венок куелды. Бәйрәм концерты «День Победы» җыры белән башланып китте.

Үлгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Сугыш елы җырлары яңгырады. Тыл ветераны М. Бариева бәйрәм белән котлап  В.Путинның котлау открыткасы тапшырылды. Ахырдан Бөек Ватан сугышына багышланган «Могҗизилир кыры» уены уйналды.

Питрәч муниципаль районы «Кагырту» социаль хезмәт  күрсәтү учреждениесе педагоглары Валентина Киселева һәм Зайнетдинова Аминат «Россия мирасы» программасы нигезендә балигълык яшенә җитмәгән тормышка авыр җайлашучы балалар белән Бөек Ватан сугышына багышланган «Барысын да искә алырга!» дигән яшүсмерләрне патриотик тәрбия бирү системасына җәлеп итү максатыннан интелектуаль уен оештырды.

Балалар кызыксынып актив җавап бирде, командалар арасында көндәшлек рухы да сизелде.

Дәүләт автоном «Кагырту» социаль хезмәт  күрсәтү үзәгендә «Курск дугасында фашист  гаскәрләрен тар - мар  итүнең 75 еллыгын билгеләп үтү» чарасы кысаларында балалар белән кинотренинг, «Курск көрәше» дигән видеофильм карадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International