Алабуга «Астра» тернәкләндерү үзәгендә уку елы тәмамлану уңаеннан «Ура каникул» дип аталган бәйрәм чарасы үтте.
Чараның максаты: балаларда дустанә мөнәсәббәт булдыру, шатлык хисләре уяту, уздырылган чараларда теләп катнашу.
Бөтенесе бергә әкият геройлары белән төрле кызыклы уеннарда катнашты. Мәктәп турында җырларны искә төшерделәр. Чара азагында әкият геройлары белән бергә күмәк фотога төштеләр. Әти – әниләр һәм балалар үткәргән чара өчен рәхмәтләрен белдерде.