18 майда Яңа Чүриле психоневрология интернатына иллюзия театры артистлары килде.
Иллюзионистларның театральләштерелгән тамашалары безнең социаль хезмәт күрсәтелүчеләргә бик ошый. Алар бигрәк тә тамашада төрле жәнлекләр, кошлар булуын ярата. Тамашаның яңа программасы дуслык темасына багышланган һәм бик эчтәлекле иде. Социаль хезмәт күрсәтелүчеләр тамашачы гына түгел, ә үзләре дә тамаша номерларында катнашты, ди социаль хезмәткәрләр.
Программа ахырында сабын куыгын очыру тамашасы күрсәтелде. Бу тамашадан социаль хезмәт курсәтелүчеләр бик канәгать калды.