23 майда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов эш визиты белән Чаллыда булды.
«Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлегендә министр урынбасары гражданнарны кабул итте. Рөстәм Вәлиуллов очрашуга килгәннәрнең сорауларына җавап бирде.