«Шәфкатъ»тә сәнгать шатлыгы

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарманның киләчәк җәүһәрләре чарасы узды.

23 май көнне узган проектта үзәктә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәре өчен сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары Расиха Хәмидуллина, Резеда Хаҗиева, Гөлнур Һәдиуллина, Рәзилә Әхмәтшина катнашында зур концерт оештырылды.

Җырга-моңга гашыйк нәни «сандугачлар» сәхнә тотты. Аларга өлкәннәр дә кушылып җырлап утырды. Шундый яшь талантлар булганда, киләчәгебез өметле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International