Хәтер саклый, хәтер мәңгелек...

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

21 май көнне Чистай шәһәренең «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек  Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан  «Хәтер саклый, хәтер мәңгелек...» исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Аны Чистай шәһәренең  сукырлар җәмгыяте әгъзалары үткәрде.

Концерт программасын тамашачылар аеруча яратып кабул итте. Чынлап та, начар күрүчеләрнең һәм бөтенләй күрмәүчеләрнең сәхнәдә үзләрен шул дәрәҗәдә иркен тотып чыгыш ясаулары, мактауга лаек.  Гарип сәламәтләр үрчегән заманда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең батырлыгы – чын мәгънәсендә гаҗәп күренеш. Күзләре күрмәүчеләрнең мөстәкыйль хәрәкәтләнүенә карап бер шаккатсаң, араларында шундый талант ияләрен күреп тагын бер кат таң каласың.

Кичәдә сугыш темасын яктырткан җырлар, шигьри юллар белән үрелеп барды. Тамашачыларның да җырчыларны куатләп җырларга кушылып утыруы – атмосфераны тагын да җылытты, дустанә итте. 

Интернат директоры Елена Альберт кызы Четырчинская барлык интернатта тәрбияләнүчеләр исеменнән әлеге очрашуны оештырган өчен, сукырлар җәмгыяте директоры Рифкәт Гәрәйхан улы Гардиевка тирән рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International