15 майда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтелә. Россиядә Халыкара гаилә көне 1995 елдан бирле оештырыла.
Борынгылар әйткәнчә: «Дәүләт – ул зур гаилә, ә гаилә – ул кечкенә дәүләт, һәм ул мәхәббәткә корылган». Гаилә – безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим урын. Гаилә – ул якыннарыбыз һәм туганнарыбыз, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, яхшылык теләгән кешеләр. Бу – мәхәббәт һәм кайгыртучанлык, шатлык һәм кайгы, йолалар һәм гореф-гадәтләр. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.
Гаилә көне безгә тагын бер кат гаиләнең тормышыбыздагы мөһимлеге турында уйланырга һәм якыннарыбызга игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә. Чөнки алардан башка тормышыбыз буш шыксыз булыр иде. Гаиләнең төп максаты дип бала туу һәм аны тәрбияләүне атарга мөмкин. Гаиләнең ныклы булуы бик мөһим. Гаиләдә бала кешеләр белән аралашу серләренә, яратырга һәм кайгыртырга өйрәнә. Гаилә аша буыннан буынга зирәклек һәм белем тапшырыла.
2018нче елның 16нчы маенда Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Минем тату гаиләм» дигән күңел ачу чарасы булып узды.
Максаты: укучыларда гаиләне бер-берсен яраткан, кайгырткан кешеләр итеп күзаллау булдыру, гаиләнең рухи кыйммәтләрен һәм мәдәни гореф-гадәтләрен саклап калу һәм ныгыту; гаилә әгъзаларының бер-берсенә карата хөрмәт тәрбияләү; балаларның һәм ата-аналарның иҗади сәләтен ачу.
Чараның бурычлары: укучыларның гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында әхлакый күзаллаулар булдыруда ата-аналарны һәм балаларны уртак иҗади эшчәнлек ярдәмендә берләштерүдә ярдәм итү.
Бәйрәмдә гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсендәге 35 балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары катнашты. Чара ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды.
Чараны оештыруда һәм үткәрүдә «Волонтер» ирекле ярдәмчеләр үзәге егетләре ярдәм итте.