1 июнь көнне Татарстан халыклары Дуслык йорты базасында гражданнарга «Балалар мәсьәләсе» буенча хокукый ярдәм көне оештырыла.
Балалар хокуклары һәм яшүсмерләр мәнфәгатьләре буенча консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Чарада профильле министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасының адвакат палатасы» коммерцияле булмаган оешма һәм ТР Нотариаль палатасы вәкилләре катнашчак.
Хокукый ярдәм көне кысаларында белгечләр балаларның яшәүгә, рәхимсез мөгамәләдән һәм көч кулланудан саклануга, сәламәтлекләрен саклауга хокуклары, белем алу, торак һәм башка мәсьәләр буенча сорауларга җавап бирәчәк.
Хокукый ярдәм көне Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча,9:00-13:00 сәгатьләрдә узачак.