10 маенда “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Г.Мифтахова Гаилә көне уңаеннан “Әти-әниләр остаханәсе”ндә “Оригами” техникасы буенча мастер-класс үткәрелде.
Чара барышында Гөлия Мифтахова “Минем гаиләм” темасына лекция укыды, аннары уртак тырышлык белән кәгазьдән аккош ясадылар.
Бөгелмәнең "Ялкын" социаль приютында патриотик тәрбиягә басым ясала. Гаилә көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә ветераннар чакырылган иде. Алар балаларга үзләренең данлы яшьлек еллары турында бәян итте. Приют балалары кунакларга тематик фотокомпозиция оештырган иде.