«Балкыш»та юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде

2018 елның 11 мае, җомга

Жәйге каникуллар алдынан  Чистайның «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмэт күрсәтү үзәгендә   «Светофор безнең дустыбыз» темасына лекторий үткәрделәр.

Чараның максаты: юлларда балаларны юл-транспорт һаләкәтеннән кисәтү.

Әлеге проблема еш кына  яктыртылса да,  балалар бик  кызыксынып  тыңлады. Белгечләр сорауларына  төгәл җавап бирде, төрле ситуациаларны сүрәтләделәр. Соңыннан рәсем конкурсы үткәреде һәм балаларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International