«Зәй тарихы - бүген, кичә, иртәгә»

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Шушы көннәрдә Зәй муниципаль  районының  «Шатлык» комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре үзәктә исәптә торучы һәм социаль хезмәтләр алучы балалар белән берлектә районыбызның Туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылды.

Биредә алар өчен төрледән – төрле заллар буйлап  кызыктыргыч һәм мавыктыргыч экскурсия оештырылды.

Балалар экспонатларны зур кызыксыну белән күзәтте һәм музей белгечләрен игътибар белән тыңлады. Сабыйларга Бөек Ватан сугышына багышланган «Хәрби дан» залы аеруча охшый төште. Әлеге залда сугыш ветераннарының фотолары, орден һәм медаль белән бүләкләнүчеләр исемлеге, төрледән – төрле сугыш кораллары, фронт хатлар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре тәкъдим ителгән иде.

Музейда күргән экспонатлардан балалар күп тәэсирләр алды һәм музей белгечләрен тәфсилле хикәяләре һәм кызыклы күргәзмә эшләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International