"Бергә булдырабыз” проектынын тормышка ашыру уңаеннан Арча “Өмет чаткысы” балалар төрнәкләндерү үзәгендә балаларр язучысы, тәрҗемәче, Россия язучылар берлеге әгъзасы Вера Хәмидуллина белән очрашу узды.
Аның шигырьрләре һәм татар теленнән тәрҗмәләре Россия, Татарстан газета hәм журналларда басыла. Язучы үзенең кечкенә укучылар белән дә очрашырга ярата. Менә бүген дә ул балаларга үзенең тормышыннан кызыклы вакыйгалар, күңелле шаян шигырьләр, табышмаклар сөйләде. Балалар төрле уеннарда катнашып үзләренен фантазияләрен, сүз байлыкларын арттырды.
Очрашу бик күңелле үтте. Язучы балаларга үзенең китапларын бүләк итте. Мондый очрашу балаларда китапка мәхәббәт уята, тел байлыкларын арттыра, язу сәләтләрен арттыра.