Талпан ауга чыга

2018 елның 14 мае, дүшәмбе

11  майда Яр Чаллы шәһәре  “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә табиб Галина Дильмөхаммәтова  «Талпан ауга чыга» дигән темага мәгълүмати – медицина чара  үткәрде.

Чарада 27 кеше катнашты.  Чараның максаты – социаль хезмәт  алучыларны урман талпаны һәм аның энцефалиты  белән таныштыру иде.

Лекция барышында социаль хезмәт  алучылар талпан кадалган очракта  беренче ярдәм күрсәтү ысулларын, экстремаль хәлләрдән чыгу юлын  һәм  урманга походка барганда  саклану чараларын өйрәнде. “Талпан кадалу” турында видеофрагмент күрсәтелде.

Соңыннан социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алды, кызыклы һәм кирәкле чара үткәргәне өчен белгечкә рәхмәтләрен белдерде. Чара ахырында  теләүчеләргә “Талпан ауга чыга” дигән буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International