Әлмәттә олы яшьтәге кешене кабул иткән гаилә мәсьәләләре буенча зона укыту семинары узды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

 

Әлмәттә олы яшьтәге кешене кабул иткән һәм аны тәрбияләү буенча йөкләмә алган гаиләләрнең «ярдәмче»сенә методик ярдәм күрсәтелә.

17 майда Әлмәтнең«Кайгырту» халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Иҗтимагый яклау идарәсе белән берлектә «ярдәмче»ләрне кызыксындырган мөһим мәсьәләләрне яктырту һәм аңлатмалар бирү өчен башкарма хакимият органнары вәкилләрен чакырып, зона укыту семинары үткәрде.

Семинарда 16 муниципаль районнан иҗтимагый яклау бүлекләре, комплекслы үзәк вәкилләре һәм «ярдәмче»ләр катнашты.

Сәламләү сүзе белән Әлмәт районының иҗтимагый мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы С.В. Лаптева чыгыш ясады.

Әлмәт муниципаль районының иҗтимагый яклау идарәсе башлыгы К.А. Гыйматдинова «ярдәмче»ләрне ташламалы категория халкы өчен булган иҗтимагый ярдәм чаралары белән таныштырды.

Халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Кайгырту» директоры Ф.Ф. Шиһапова Әлмәт муниципаль районындагы «Олы яшьтәге кешене кабул иткән гаилә» гамәли тәҗрибәсе белән уртаклашты. Очрашуда шулай ук психолог, табиб, ветераннар Советы һәм Иҗтимагый иминият фонды вәкилләре чыгыш ясады.

Семинар ахырында катнашучылар үзара фикер алышты. Семинарда катнашып, «ярдәмче»ләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапты. Һәр районда авырлыклар килеп чыккан, ләкин алар инде хәл ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International