“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.
Әлеге чаралар аеруча мохтаҗ гражданнарның социаль яклау өлкәсендәге мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Шуның белән бергә, гамәлдә оешмалар тарафыннан үтәлмәгән аерым фактлар теркәлә.
Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре суд районының 17 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей № 38 «Аленький цветочек» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдирен РФ КоАП 19.7 статьясы белән каралган административ хокук бозу кылуда гаепле дип танырга дигән карар чыгарды. Хокук бозучыга штраф рәвешендә административ җәза билгеләнә.
Шул исәптән Министрлык мәҗбүри тәртиптә үз вакытында инвалидларга эш урыннары бүлеп бирү йә булдыру турында мәгълүмат бирү кирәклеге турында искә төшерә.