«Барысы да үз кулыңда» дигән дәрес оештырылды

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Түбән Кама районында «Барысы да үз кулыңда» дип аталган төркемле дәрес узды. Дәрес  «Без барыбыз да төрле, әмма бертигез» технологиясе кысаларында «Веста» үзәге белгече Ксения Ведерникова тарафыннан күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән, опекун гаиләдә тәрбияләнелүче 18 бала өчен оештырылды.

Максат: балаларга башка кешегә беренче карашка ук бәя бирмәскә кирәклеген, кешене хөкем итмичә генә, кешегә ялгышлы караш ясамыйча гына аны аңларга кирәк икәнен төшендерү.

Дәрес башында белгеч балаларга «Мондый күптөрле, күптармаклы дөньяда, барча халыкны бу җирдә нәрсә берләштерә?» - дигән сорау бирде.  Җавапларны тыңлаганнан соң сүзсез аңлату чаралары (ишарә, мимика, гәүдә хәрәкәте) белән күрсәтелүче «Броунов хәрәкәтләре», «Скульптура», «Беренче хисләр» кебек күнегүләр үтәргә тәкъдим итте. 

«Сөенечле фотосүрәт» уенда белгеч балаларга өйләреннән алып килгән фоторәсемнәр күрсәтергә кушты (бу – өй эше иде). Һәр катнашучы да фотосурәт «хуҗа»сының йөзендә нинди халәт икәнен фаразлрга тиеш булды, ә фотосурәтне алып килүче дөрес әйттеләрме, юкмы икәнен әйтеп бирде.

 Бу биремнән соң катнашучылар «күбәләк» дигән  гыйбрәтле хикәяне тыңлады. Соңыннан, фикер алышу барышында: карар кабул итү һәрбер кешенең үз кулында, теге яки бу мәсьәлә буенча ничек хәл итәргә кирәклеген ул үзе генә белә дигән уртак фикергә килделәр.

Дәрес азагында булган рефлексия барышында белгеч катнашучылардан бүгенге дәрестә нинди яңалыклар белдегез? Нәрсәгә өйрәндегез? - дип кызыксынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International