Кама Тамагында Лев Толстойны искә алдылар

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Кама Тамагында  ЛевТолстойның  тууының 190 еллыгына  багышланган чаралар уза.

 22 майда Кама Тамагы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре штп. Куйбышев Затонкитапханәсе мөдире Вера Заикина белән берлектә өлкәннәр өчен очрашу оештырды.

«Лев Толстой. Аның тормышы һәм иҗаты » дигән проект бөек рус язучысы Л. Толстой иҗатына багышлана.

 Чара барышында өлкәннәр авторның бай   сәнгать иҗат җимешләренең камиллегенә сокланды, фикер алышты , моңа  өстәп үз истәлекләре белән уртаклашты.

Чара чәй өстәле артында дәвам итте,өлкәннәр бәйрәм атмосферасы булдырган өчен оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International