Хәрәкәт – ул могъҗизалы бүләк. Хәрәкәтләнә алу кеше үсешенең нигезе. Балалар төрлечә үсәләр, кемдер тизрәк, кемдер акрын.
ЛФК инструкторының коррекцияләү эше - ул һәр балага хәрәкәтләнергә, баланың үзенчәлегенә карап, хәрәкәтләнә алу өчен төрле җиһазлар куллану мөмкинлеге бирү. Баланы кызыксындыра алу, аңа теге яки бу хәрәкәтне ясарга этәргеч бирә.
Катлаулы неврологик авырулары булган балаларга да белгеч хәрәкәтләрне туры китереп сайлый, һәм шуңа күрә бу тренировкалар файдалы да кызыклы да була. Дәресләрдән соң баланың кәефе дә күтәрәләр.