Югары Ослан Җиңү бәйрәме

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Җиңү көне бәйрәме иртәдән үк башланып китте.

Җырлар яңгырады, тыл ветераннарына чәчәкләр бүләк ителде. Интернат-йортның психологы әдәбият сәгате оештырды. Биредә төрле шагыйрьләрнең сугыш турында иҗат ителгән әсәрләре яңгырады.

Ә аннан алдагы көндә картлар йортында фронт җырларыннан торган кичә дә булып узган иде. Биредә данлы җырларның тарихлаоры белән дә таныштырдылар. Әлеге җырларны ветераннар үзләре дә баянга кушылып башкарды.

Ике чарада күңелле узды, өлкән буын вәкилләре оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International