Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» үзәгендә эшләүче социаль педагог Елена Макарова «Без хәтерлибез - без горурланабыз» дигән чара оештырды.
Биредә аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнелүче балалар катнашты. «Алар Ватан өчен сугыштылар» дип аталаган чараның максаты: балаларда патриотик хисләр, ватанга карата хөрмәт тәрбияләү.
Чара башында социаль педагог балалардан 9 майда нинди бәйрәм булуын сорады. Катнашучыларның җавапларыннан соң Бөек Ватан сугышы вакытында олысыннан алып кечесенә кадәр барча халыкның ватаныбызны яклауга басуын сөйләде. Аларның яшьтәшләре олылар белән беррәттән эшләгәнлекләрен һәм хәтта үз теләкләре белән сугышка китүләрен әйтеп узды. Пионер-геройлар: Петр Зайченко, Саша Ковалев һәм Нина Куковеркова һәм аларның үлемсез батырлыгы искә төшерелде. “Әгәр дә без сугышта вафат булган һәрбер кеше өчен 1 минут тынлык ясасак, безгә 38 ел буена рәттән тынлыкта торырга кирәк булыр иде”, - дип әйтте педагог.
Чара ахырында социаль педагог катнашучыларга сугыш чорында булган хәрби почта турында сөйләде, балалар шунда ук мәңгелеккә яу кырында ятып калган солдатларга рәхмәт сүзләрен белдереп хат язарга теләкләрен белдерде. Бу хатларны өчпомак сыман итеп төреп, һәйкәлгә куярга тәкъдим иттеләр.