«Балкыш» белгечләре юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Шәһәрдә булганда без көн саен юл хәрәкәтендә катнашучыларга әйләнәбез. Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм катгый рәвештә үтәргә тиеш.

Бары тик юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгән  очракта гына без үзебезне һәм якыннарыбызны фаҗигадән саклап кала алабыз.

Юлларда җәяүлеләр белән бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында  Чистайның халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге «Балкыш»  белгечләре «Мангуст» отряды волонтерлары белән бергәләп 2018 елның 22  маенда «Юлларда куркынычсызлык»  буклетларын өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International