Гаилә көне бәйрәме

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояш” үзәгендә бәйрәм узды.

Бәйрәмне 38инвалид бала һәм аларның 12 ата-анасы өчен  җыр укытучысы  Н.Городилова, тәрбияче А.Уламасова, психолог Г. Салиманова   оештырды.

Кунакка домовёнок Кузя килде.  Балалар аны үз Кояшкай үзәге гаиләсенә чакырды.  Кызлар әниләрен матур итеп киендерде, малайлар ярышларда катнашты. Бик күңелле чарадан бар да канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International