Халыкара Гаилә көне уңаеннан Казанның халыкны социаль яклау үзәге шәһәрнең Яңа Савин районының «Бердәм Россия» партиясе төбәк бүлеге, «Доброе сердце» балаларга һәм мохтаҗларга ярдәм итү төбәк җәмәгать оешмасы төбәк «Әниләр өчен матурлык көне» дигән чара оештырды.
Чара ике этаптан торды. Беренчесендә физик мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче аналар матурлык салонында булды. Аларга анда төрле хезмәт күрсәтелде. Икенче этапта «Казан ривьерасы» күңел ачу комплексы конференцияләр залында узды.
Әти-әниләр балалары белән, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле булган балалар да бәйрәмдә катнашты.
Исегезгә төшереп узабыз, мондый чаралар Россиянең башка шәһәрләрендә дә оештырыла. Максаты: гаиләләрне ныгыту, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү һ.б.