Гаилә көненә багышланган чаралар “Ныклы гаилә” федераль проектын Татарстанда гамәлгә ашыру уңаеннан, 15 нче май көнне Алабуга шәһәрендә чара узды.
Күп балалы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары З.Х. Сөнгатуллина һәм Алабуга районының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар оешмасы белән очрашты.
Бу очрашуга 10 гаилә, шәһәрнең социаль оешмалары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләрнең “Планета добра” дип аталучытөбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре чакырылган иде.