2018 елның 15 маенда Арча картлар һәм инвалидлар йортында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры «Шимбә көн кич белән» исемендәге спектакль куйды.
Социаль хезмәт алучылар спектакальны яратып карады. Спектакль социаль хезмәт алучыларда яхшы кәеф, тәэсирләр һәм елмаюлар уятты. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры театр артистларына спектакль куйганнары өчен һәм картлар йортында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә.