Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итә

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 22нче маена республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 500 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 309 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 40 113 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3 282 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,3 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 506 кеше эшсез дип танылган, шуларның 475 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 51 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International