Актанышта күпбалалы гаиләләргә янгын сигнализаторлар куела

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

22 май көнне Актаныш муниципаль районындагы халыкка социаль хезмəт күрсəтү үзəгенең гаилə һəм балаларга социаль хезмəт күрсəтү белгечлəре янгын ирекле җəмгыяте хезмəткəрлəре белəн берлектə райондагы күп балалы гаилəлəргə янгын сигнализаторлары кую буенча рейд үткəрде.

Бу гаилəлəргə белгечлəр алдан хəбəргə чыгып, килү вакытын билгелəде. Сигнализатор кую белəн бергə, аның ничек эшлəве турында сөйлəделəр, күрсəттелəр.

Гаилə һəм балаларга социаль хезмəт күрсəтү бүлекчəсе белгечлəре күпбалалы гаилəлəргə янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткəрде, ата-аналарга балаларга ут белəн уйнауның нинди фаҗигалəргə китерүе турында искəртеп торулары əйтелде, буклетлар бирелде.

Сигнализаторлар кую буенча эш бүген дə дəвам итə, барлыгы 35 күп балалы гаиләгә сигнализаторлар куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International