Үсеп баручы буынга патриотик тәрбия бирү эше уңаенна “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова “Шәһәребездәге сугыш геройлары исеме белән аталган урамнар” дигән батырлык дәресе үткәрде.
4 майда узган дәрестә аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләдә тәрбияләнелүче 14 бала катнашты. Дәреснең максаты: үсеп баручы буында Ватанны саклауга әзерлек формалаштыру, ветераннарга, ватанны саклаучыларга карата хөрмәт тәрбияләү, әхлак, җаваплылык, батырлык кебек сыйфатлар формалаштыру.
Батырлык дәресләре – сугыш чорына катнашы булган барлык кешеләр өчен хәтер даны. Тарих китапларыннан укымыйча гына балалар кеше хәтере оныта алмаслык көннәргә кагылды.
Белгечнең сөйләвеннән балалар шәһәребезнең әле бик яшь булуын, әмма үзенең якташлары - сугыш геройлары һәм алар исеме белән аталган урамнары бар икәнен белде. Советлар Союзы геройлары И. П. Болодурина, Н.Ф.Кайманова, тулы Дан Ордены кавалеры Р. Х. Гайнуллина - барысы да төп чыгышлары белән Түбән Кама муниципаль районыннан. Алар хөрмәтенә шәһәребез урамнары аталган. Балалар бу геройларның биографияләре, кылган батырлыклары белән танышты.
Бу әңгәмәдән катнашучылар, теләсә нинди сугыш - куркынычы афәт, мондый хәл бүтән кабатланырга тиеш түгел дигән төп нәтиҗә чыгарды. Мондый дәресләр балаларда патриотизм тәрбияләргә, үзләренең хәрби бурычларын намус белән башкарган солдатларны онытмаска өнди.