Ветераннарга ярдәм

2018 елның 8 мае, сишәмбе

4 майда Түбән Каманың “Милосердие” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Ветераннарга ярдәм” дип исемләнгән акция  үткәрде.

Бөек  Җиңү бәйрәме алдыннан  “Милосердие” үзәге  хезмәткәрләре авыл халкын борчыган  сорауларга  аңлатма бирүне макскат итеп Кызыл Чапчак авыл җирлегенә мобиль бригада  баруны оештырды.  Акцияне уздыруда социаль яклау, сәламәтлек саклау, пенсия фонды hәм “Милосердие” үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Очрашулар “Зур Аты”, “Югары Чаллы”, “ Кызыл Чапчак” авыл клубларында узды. Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары, пенсионерлар, инвалидлар - барысы 34 кеше үзләрен борчыган сораулар белән  белгечләргә мөрәҗәгать  итте. Алар барысы да сорауларына тулы җавап алды. Үзләренә ихтирам күрсәткәннәре өчен килгән белгечләргә зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International