«Балалар футбол фестивале» – социаль оешмаларда тәрбияләнүче балалар өчен «Ашан буыннары» хәйриячелек фонды тарафыннан үткәрелгән бу якты бәйрәм шулай дип атала иде.
Питрәч районы «Шатлык» приютында тәрбияләнүче балаларга да бу чарада катнашу мөмкинлеге булды. Алар бу чараны бик озак хәтерләрендә сакларлар әле, ди тәрбиячеләр.
Фестиваль Казан шәһәренең «Тулпар» стадионында ачык һавада узды. Төрле социаль оешмалардан килгән командалар төп приз – Мәскәүгә баруга юллана өчен ярышты. Стадионда шулай ук төрле күңел ачу уреннары да оештырылган иде.
Балалар аквагримм, аттракционнарда, веломарафонында, мастер классларда, шулай ук фотостудиядә катнашты. Бу чарада алар үзләренең образларын үзгәтте һәм төрле мультфильм геройларына әверелде. Бәйрәм барышында балаларны баллы вата һәм тундырма белән сыйладылар.