Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында физик күнегүләр белән дәвалыйлар

2018 елның 22 мае, сишәмбе

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында физик күнегүләр белән дәвалауга өстенлек бирелә.

Күнегүләр дәваланучыларның авыруларына  һәм организмнарының эшчәнлек торышына карап үткәрелә. Дәресләр кечкенә төркемнәрдә һәм индивидуаль үткәрелә.

Бигрәк тә инсульт кичергән яшьләр кул һәм аякларының хәрәкәт эшчәнлеген торгызу өчен шөгыльләнә. Моның өчен велотренажер, йөгерү сукмагы, күпфункцияле «Дон» комплексыннан файдаланалар. Инсульттан соң тернәкләндерү өчен авыруны төрлечә кәефләрен күтәрергә, тернәкләнергә теләк уятырга кирәк. Инструктор Елизавета Ивановнаның  ярдәме, игътибары аларга көч һәм үз көчләренә ышаныч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International