Татарстан тарихына балалар карашы

2018 елның 22 мае, сишәмбе

 Яр Чаллының «Кояшкай» мөкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 21 майда Бөек Җиңүгә багышланган чара узды.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 28 инвалид бала белән ата-аналары өчен тәрбияче Н. Савайтан «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында» дигән очрашу оештырды.

 Балалар  зур кызыксыну белән Бөек Ватан сугышы елларында тылдагы халыкның хезмәт батырлыгы турында тыңлады. Шулай ук балалар Татарстаннан фронтка киткәннәрне искә алып, кызыл канәфер  чәчәге ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International