18 майда Казан шәһәренең Идел буе районы мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе оештырды.
Чара Казан медицина көллиятендә узды. Биредә Идел буе районы кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Шулай ук анда «Газпром СПГ Санкт-Петербург» ҖЧҖ, Россия эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре «Промышленный» полиция бүлеге идарәсеннән дә кунаклар килгән иде.
Ярминкәгә 360 кеше килде, шуларның 167 хезмәт урыннарына юллама алды. Профессиональ-ориентация буенча 60 гражданга мәгълүмат бирелде. калганнары хезмәт кануннары буенча консультация алды.
Моннан тыш чарада катнашучыларга газет, журнал, буклетлар таратылды.