Модульле оригами техникасы кулланып аккошлар ясалды

2018 елның 22 мае, сишәмбе

22 майда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен модульле оригами техникасы кулланып аккошлар ясау  буенча мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты: оригами техникасы ярдәмендә коммуникатив күнекмәләрне, когнитив функцияләрне күзаллау һәм бармаклар эшчәнлеген арттыру.

Белгеч модульле оригами техникасының барлыкка килү тарихын бәян итте. Кәгазьдән модулләр ясау барышын аңлатты һәм күрсәтте.

Чара барышында шөгыльдә катнашучылар аккош компазициясен булдыру өчен өчпочмаклы модульләр ясады һәм иҗади эшчәнлек белән мавыгып,  җылы атмосферада аралашты. Чарадагы 9 кеше  берлектә тулы матур компазиция төзеделәр.

Мондый бердәм эшләү барышында һәрберсе үзләренең эш өлешләрен күреп, ясалган композиция белән горурландылар һәм кәнәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International