Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление” клубы әгъзалары белән берлектә ветераннар, тыл хезмәткәрләренә бәйрәм котлавы җиткерделәр.
Балалар ветераннарга шигырь сөйләде, үз куллары белән ясалган открыткаларны, Георгий лентасы тапшырды. Ветераннар үз чиратларында балаларга авыр сугыш еллары хәтирәләре турында сөйләде. Балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.