Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр приюты хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр 4 ел рәттән Бөек Җиңү уңаеннан оештырыла торган «Үлемсез полк»та катнаша.
Быел да да приют Түбән Камада узган акциядә 32 мең халыкка килеп кушылды. Шәһәрнең үзәк урамыннан атлаганда хезмәткәрләр дә, балалар да сугышта катнашкан туганнарының портретларын күтәргән иде.
«Җиңү бәйрәме – кешелек тарихында иң мөһим чараларның берсе. Россия әлеге афәттә бик күп кешеләрен югалтты. Аларның үлемсез батырлыгын без һәрвакыт истә тотарга тиеш» , - ди приют тәрбиячеләре Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова.