Мәшгульлек үзәге яңа курслар оештыра

2018 елның 18 мае, җомга

17 майда  Әлмәт шәһәренең  мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар һәм декрет ялларында 3 яшькәчә бала тәрбияләүче  хатын-кызлар өчен курслар оештыра.

Аларны алга таба хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан түбәндәге юнәлешләр буенча: компьютер дизайны, техник-сметчик, кадрлар буенча инспектор, 1С.Предприятие программаларын үзләштерү тәкъдим ителә.

Укулар Казан  милли тикшеренү техник университетының  Әлмәт филиалында  (Төзүчеләр проспекты, 9Б йортында) узачак.

Үзәк белгечләре атна саен һөнәри белем бирү курсларында белем алучы, мәшгүьлек үзәге тарафыннан җибәрелгән эшсезләрнең дәресләренә барып, уку барышы белән кызыксынып тора. Әйтик, 8 май көнне «Тегүче» һөнәрен үзләштерүчеләрнең  дәресләрендә булды. Укулар расписание нигезендә  үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International