«Юлдаш»та хәтер дулкыны

2018 елның 11 мае, җомга

Чистайның «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Хәтер дулкынында» дигән чара узды.

Ретро-технология төркемле дәресләр циклын интернат-йортның психологы Марина Гыйльметдинова алып барды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары А. Кузюрина һәм Н.Ширшова катнашты.

Ретро-терапия яки хәтер терапиясе өлкәннәрне дәвалауда иң перспектив методлардан санала. Үткәннәрне хәтергә төшерү ветераннарның күңел халәтенә уңай йогынты ясый.

Әңгәмә, фотоальбомнарны карап, яшьлекне искә төшергәндә картларның яшәүгә дәртләре дә үсеп китә, дип проектны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International