22 майда Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге белгечләре күчмә офис эше оештырды.
Социаль адаптациия үзәге яшәү урыны билгеле булмаганнар өчен эшләде. Белгечләр аларга мәшгульлек үзәге күрсәтә торган хезмәтләр, хезмәт базарында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ барлыгы турында сөйләде. Шулай ук хезмәт кануннары турында, һөнәр үзләштерү серләре хакында да тулы мәгълүмат бирелде. Социаль адаптации һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча да сөйләшүләр узды.
Чарада биш кеше катнашты, белгечләр аларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук хезмәт урыннары табу буенча мәгълүмати буклетлар таратылды.