26 майда «Юность» мәдәният сараенда «Алые паруса. Исповедь Ассоль» спектакленең премьерасы булачак.
«Э-моция» иҗади студия тамашачыларга А. Грин әсәрен кызыклы итеп тәкъдим итәчәк. «Алые паруса. Исповедь Ассоль» инклюзив спектаклье «Безнең Татарстан -2018» республика форумда җиңеп чыккан иде.
Спектакльнең премьерасы 26 майда Казань шәһәре, Химиков урамы, 11 йортта («Юность»)14.00 сәгатьтә башлана.
Спектакль 14 яшьтән өлкәнрәкләр өчен тәкъдим ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 965 584 27 82 (Инесса Клюкина «Э-моция» студиясе оештыручысы һәм җитәкчесе).