Түбән Кама приютында интернет челтәрен дөрес кулланырга өйрәттеләр

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Интернет кеше тормышында мөһим роль уйный. Өлкәннәр аны эш өчен кулланса, яшүсмерләр виртуаль уеннар, дуслары белән аралашу, музыка, фильмнар эзләүдә файдалана.

19 майда Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында кызыклы чара узды. Приютның өлкән малайлар төркеме тәрбиячесе Ираида Мадиярова балалар өчен интернет киңлекләрендә балар куркынычсызлыгы дигән мәгълүмат сәгате оештырды.

Белгеч яшүсмергә «дөнья челтәрендәге» афәтләр турында сөйләде. Соңыннан Интернетны дөрес файдалану ысулларын аңлатты. Дуслар белән якыннан аралашуның өстен якларын бәян итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International