Бүген, 22 майда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында интервью бирде.
Министр интервью барышында формаль булмаган мәшгульлекне легальләштерү хезмәте – «соры базар» турында сөйләде.
Моннан тыш министр, куркынычсыз хезмәт шартлары турында да аңлатып узды. Министр белән оештырылган әңгәмә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында дөнья күрәчәк.
Фото: Солтан Исхаков, «Татар-информ»