Аксубайның үзәк паркында «Җиңү волонтерлары» кызыклы квест оештырды.
Чарада «Хыял»балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр катнашты. Уен бернича этаптан торды. Беренчесендә катнашучылар бер-берсе белән танышты һәм өч командага бүленде. Һәр командага төгәл тукталышлар билгеләнгән кәгазь бирелде. Һәр катнашучы җәмгысе 10 станциядә барып җитәргә тиеш иде. Шуның берсендә катнашучыны сынау көтте. Һәр бирем команданы берләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Соңыннан командалар истәлеккә фотога төште һәм татлы призлар алды.