18 майда Алабуга шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреждениясендә «Эш бирүче» көне уздырылды.
Ярминкәдә түбәндәге һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: автомат җитештерү линияләренең операторы, электромеханик, контролер, грузчик-упаковщик, механик, инженер-электронщик һәм инженер-конструктор.
Чарада 16 кешегә хезмәт күрсәтелде. Кандидатлар анкета тутырды, әңгәмә уздылар һәм кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.