Чирмешәннең Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Спорт һәркем өчен» дип аталган инвалид балалар өчен өстәл уеннары ярышы узды.
Ярышны «Доброе сердце» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Чирмешән муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Е.Шипилова һәм Г.Микушова үткәрде.
Чара «Спорт. Сәламәтлек. Ышаныч» социаль проектны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.
Чараның максаты: сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау; физик мөмкинлекләре чикле булган балаларның сәламәтлеген, физик үсешен ныгыту һәм эшли алу сәләтен үстерү