Лаиш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Казан кинематографистлары белән очрашты.
Иҗади төркемдә режиссер һәм продюсер Наталья Топал, кинорежиссер Фәрид Дәүлетшин, оператор-куючы Михаил Соколов һәм студентлар бар иде.
Очрашуда балалар Наталья Топалның «Огненная душа» дигән картинасын тамаша кылды. Фильмны төшергәндә дөньякъләм танылган, музыка белгече Михаил Казанник (Швеция) та катнашкан.
Фильмны балалар җылы кабул итте, кунакларның сорауларына җавап бирде, аларны кочакладылар.
Очрашу программасын «Рудольф Нуриев. Рудик» әсәре дәвам итте. Танылган балет биючесенең балачагына багышланган картинаның авторы Фәрид Дәүләтшин. Фильмнарны караганнан соң, үзәк хезмәткәрләре тернәкләндерү бинасы буенча экскурсия оештырды. Кинематографистларга үзәктә дәваланучы балалар турында сөйләделәр, аларның иҗади эшләре белән таныштырдылар.
Әлеге чараны «Татаркино» оештырды.