«Асылташ» социаль приюты балалары, Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына, «Динамо» физкультура һәм спорт жәгыятенең 95 еллыгына багышланган чарада катнашты.
Проект «Яшь патриот» дип исемләнгән еллык хәрби-патриотик уены рәвешендә оештырылды. Уенның төп максаты балаларда үз иленә карата хәрби, патриотик тәрбия бирү тора.
Балалар пневматик кораллардан, гранат атуда, автоматны сүтеп җыюда ярышты. «Хәрби эрудит», «Шифровка» интеллектуаль турларда Бөек Ватан сугышы темасы сорауларына тиз генә җавап тапты. Балалар дәрт, шат куңел белән уенның бөтен этапларын узды.
Безнең команда тыңгысызлыгын, ихтыяр көчен күрсәтеп мактаулы икенче урынны яулады. Балалар үзләренең ышанычлы ил сакчылары булачакларын исбатладылар, ди оештыручылар.