Татарстанлыларны июньдә алты көнлек эш атнасы көтә

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт,эш белән тәэминитү hәм социаль яклауминистрлыгы , ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә. 2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында 10, 11, 12, 15, 16 һәм 17 июнь ял көннәре дип билгеләнә. 9 һәм 14 июнь көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

РФ ХезмәтКодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – бәйрәм көне булып санала.

2018 елда Татарстан Президентының «2018 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәрен билгеләү турындагы» карары нигезендә Ураза бәйрәменең беренче көне15 июньгә тәгаенләнә.

Хезмәткәрләр тарафыннан ял көннәрен һәм буш көннәрне нәтиҗәле файдалану максатында, Росссия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 14 октябрендәге «2018 елда ял көннәрен күчерү турындагы» № 1250нче карары нигезендә, быелның 9 июнь шимбәдәге ял көне 11 июнь дүшәмбе көненә күчерелә.

Россия Хезмәт кодексы, «Татарстанның бәйрәм  көннәре һәм истәлекле даталары турында» закон һәм  2018  елның производство календаре нигезедә  Ураза  һәм Корбан  гаетләре  Татарстанда  бәйрәм  көннәре булып исәпләнә.

РФ Хезмәт Кодексының 95 нче маддәсе нигезендә  бәйрәм  көне алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы  бер сәгатькә киметелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International